news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешәндә яшәүче хатын-кыз Мәскәүдә фатир откан

Якын көннәрдә аны Казанга чакырып, тантаналы шартларда сертификат һәм фатир ачкычларын тапшырачаклар.

Чирмешәндә яшәүче хатын-кыз Мәскәүдә фатир откан

Көтелмәгән бу сюрпризга ул әле һаман ышанып бетми. Чирмешәндә яшәүче ның «Пятерочка» сәүдә үзәгендә 555 сумга өч тапкыр әйбер сатып алуы Мәскәүдә бер бүлмәле фатирлы ясады.

(Чирмешән, 17 февраль, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Гөлсирә Шәрифуллина). Чирмешәндә яшәүче Ирина Жигалова сәүдә үзәге үткәргән акциядә катнашып, Мәскәүдә фатир откан. Ул 555 сумга өч тапкыр әйбер сатып алган булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Ул кәрәзле телефонына «Сез җиңүче булдыгыз!» дигән хәбәр килгәч тә ышанмый.

 Шулай да, акциянең нәтиҗәләрен тикшерү максатыннан, ул сәүдә челтәренең рәсми сайтына кереп карый, ләкин җиңүчеләр арасында үзен тапмый.

Бераздан Иринаның электрон адресына хат килә һәм анда да ул акциянең җиңүчесе дип әйтелгән була. Аңа имза куюын сорап, документлар да җибәргәннәр. Акциянең оештыручысы, кесә телефонына шалтыратып, Мәскәүгә чакыргач та, Ирина һаман ышанып бетми.

"Туганнарым, якыннарым, ике кызым белән киңәшләштек, хәтта юристларга да мөрәҗәгать иттем, — дип елмая Ирина бүген. — Шулай да сөйләшкән көнне кызым белән Мәскәүгә юл тоттык. 17 катлы күпфатирлы йортта бер бүлмәле фатирны күрсәттеләр, документлар тутырдык, аларны рәсмиләштерү өчен, күпфункцияле үзәккә калдырып кайттык".

Якын көннәрдә аны Казанга чакырып, тантаналы шартларда сертификат һәм фатир ачкычларын тапшырачаклар.

Чирмешәндә туып үскән Ирина бүген кеше йортында гомер кичерә. Ул шәхси йорт турында хыяллана.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100