news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Буа районының Яңа Чәчкап авылында «Сугыш урлаган балачак» исемле кичә үтте

Очрашуга авыл мәктәбе укучылары да килде.

Буа районының Яңа Чәчкап авылында «Сугыш урлаган балачак» исемле кичә үтте

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», «Байрак»). Буа районының Яңа Чәчкап авылы мәдәният йортында «Сугыш урлаган балачак» исемле кичә үтте. Анда тыл ветераннары, фронтовик уллары, хезмәт ветераннары катнашты. Алар белән очрашуга авыл мәктәбе укучылары да килделәр. Бу хакта район газетасы яза.

89 яшьлек Сәфәргали 1941 елны кырларда арыш уңуын, аны авылда хатын-кызлар, картлар, бала-чагалар белән бергә жыелып суктыруларын сөйләде. Суккан икмәкне сыер жигеп, Буага ашлык кабул итү пунктына илтүләре хакында искә төшерде.

Гаделҗан Низамов әтисенең Сталинград сугышында югалуын, алты баланың бик авырлыкта әтисез үсүләре хакында хатирә яңартты. Гомумән, кичәгә килгән һәр бабайның әйтер сүзләре бар иде бу көнне.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100