news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Бөгелмә районы делегациясе агросәнәгать форумында булды

Күргәзмәдә катнашучылар үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге яңалыклар белән таныштылар.

Бөгелмә районы делегациясе агросәнәгать форумында булды
bugulma-tat.ru

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ», «Бөгелмә авазы»). 3-15 февраль көннәрендә Бөгелмә муниципаль районы делегациясе Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган агросәнәгать форумында булды. Бу хакта район газетасы яза.

Кыр шартларында агросәнәгать комплексы продукциясен һәм хезмәт күрсәтүләрен кунакларга Татарстан Республикасы һәм Россия регионнарының 3000дән артык оешмасыннан һәм предприятиесеннән 3000 вәкил күрсәтте.

ТатАгроЭкспо агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә ала: авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар һәм запас частьлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, культуралар орлыгы, продукция эшкәртү, төргәкләү һәм сортировкалау җайланмалары һәм башкалар.

Күргәзмәдә катнашучылар үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендәге яңалыклар белән таныштылар, агрокультураларның югары уңышлы сортларын, туфрак эшкәртү һәм азык җыю техникасын өйрәнделәр, нәтиҗәле ашламалар һәм үсемлекләрне саклау чаралары мөмкинлекләре белән таныштылар. Эшлекле программа кысаларында теләгән һәркем игенчелекне һәм терлекчелекне үстерүнең актуаль мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәлләр, семинарлар, мастер-класслар карый алды.

Исегезгә төшерәбез, агросәнәгать форумы Татарстан һәм Россия төбәкләре аграрчыларының төбәкара элемтәләрен ныгыту, җайланмалар, товарлар, хезмәт күрсәтүләр җитештерүчеләр һәм тәэмин итүчеләр һәм авыл хуҗалыгы продукциясен кулланучылар арасында эшлекле элемтәләр урнаштыру, агросәнәгать секторына ярдәм итү һәм аны үстерү өлкәсендә көчләрне берләштерү өчен үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100