Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Апас урта мәктәбендә Парламент дәресе узды
Парламент дәресен Апас урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Гомәров алып барды.
(Казан, 17 февраль, «Апастово-информ», Ләйлә Шиһабиева). Апас урта мәктәбендә район башлыгы Равил Хисаметдинов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов катнашында Парламент дәресе узды. Бу хакта район газетасы яза.
Парламент дәресе районыбызның барлык мәктәпләрендә дә үтә. Аның темасы — «Традицияләребезгә тугры калган хәлдә киләчәгебезне булдырабыз». Быел безне олы вакыйгалар көтә. 2020 ел — Россиядә Хәтер һәм дан елы буларак игълан ителде. ТАССРның 100 еллыгын, Бөек Җиңүнең 75 еллыгын, Апас районы оешуның 90 еллыгын билгеләп үтәбез. Парламент дәресе шушы мөһим вакыйгаларга багышлана. Бу хакта районның мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина ассызыклады.
«Дәрес республиканың 1500 мәктәбендә уза. Миңа сезнең белән очрашырга насыйп булды. Үткәнен белмәгән кешенең киләчәге булмый. Батырлыкны онытырга безнең хакыбыз юк. Илебезнең горурлыгы булып үсегез», — диде Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Фәнил Баһаветдинов.
Район башлыгы яшь буын өчен башкарылган һәм башкарылачак эшләргә тукталды, Ватаныбызның патриоты булырга чакырды.
Парламент дәресен Апас урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы Равил Гомәров алып барды. Укучылар чыгышлар ясады, тулы мәгълүматлар бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз