news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

2019 елда Казанга килгән туристлар саны, 9 процентка артып, 3,5 миллион кешегә җиткән

Чит илләрдән Татарстан башкаласына 229 мең 373 кеше килгән.

2019 елда Казанга килгән туристлар саны, 9 процентка артып, 3,5 миллион кешегә җиткән
архив/Ильнар Тухбатов

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Эльвира Зәйнуллина). 2019 елда Казанга килгән туристлар саны 2018 ел белән чагыштырганда 9 процентка арткан. Татарстан башкаласында 3,5 миллион кеше кунак булган. Туризмны үстерү комитеты директоры Дарья Санникова мэриядә узган эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә шул хакта хәбәр итте.

«Чит ил туристлары, нигездә, Кытай, Казахстан, Германия, Төркия, Украина һәм Белоруссиядән килгән. Узган елда Казанда барлыгы 229 мең 373 чит ил кешесе кунак булган», - диде Санникова.

Аның сүзләренчә, Россиядән Татарстан башкаласына күбесенчә Мәскәү, Санкт-Петербург, Свердловск өлкәсе, Чиләбедән һәм Идел буе федераль округы шәһәрләреннән килгәннәр.

Туристлар Казанда уртача алганда 4-7 көн була. Бу вакыт эчендә алар 23 мең сумга якын акча сарыф итә.

«Татар-информ» агентлыгы узган елда Казан туристлар җәлеп итү буенча 2030 елга кадәрге Стратегиядә билгеләнгән планны өч елга алдан үтәве хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100