Зәй студентлары хәйрия акциясенә кушылды

Акция 17 февральгә кадәр дәвам итә.
(Зәй, "Татар-информ", 16 февраль, “Зәй офыклары”, Энҗе Әгъләмова).Зәйнең политехник көллияте студентлары “Татарстан балалары - Сирия балаларына” дигән республика акциясенә кушылды, дип яза районның "Зәй офыклары" газетасы.Алар Сириядәге укучы балалар өчен канцелярия кирәк-яраклары: альбомнар, ручка, каләм , буяу, дәфтәр һәм өстәл уеннары җыялар. Акция 17 февральгә кадәр дәвам итә, җыелган товарларны посылка итеп туплап, республиканың “Мәктәптән тыш эшләр үзәге” җыю пунктына озатачаклар.