УФАС: «Казан — Кощаково» һәм «Казан — Питрәч» маршрутлары бәяләре законсыз арткан

Монополиягә каршы федераль хезмәт «КПАТП-1» һәм «Автовокзал "Буревестник"ка» карата үзара килешүдә шикләнеп, эш кузгаткан.

(Казан, 17 февраль, «Татар-информ). Татарстанның Монополиягә каршы федераль хезмәте (УФАС) «Казан — Кощаково» һәм «Казан — Питрәч» маршрутларына автобус бәяләрен арттыру сәбәпле административ хокук бозу буенча эш кузгатты, дип хәбәр итә ведомство матбугат хезмәте.

«КПАТП-1» һәм «Автовокзал "Буревестник"» оешмаларына карата көндәшлекне чикләү максатыннан үзара килешү билгеләре буенча эш кузгатылган.
Монополиягә каршы федераль хезмәт мәгълүматлары буенча, «Казан — Кощаково» маршруты буенча тариф пассажир-километр өчен 1,27 сумнан 2,74 сумга кадәр һәм 2,93 сумга кадәр «Казан — Питрәч» маршруты буенча арттырылган. Әмма Татарстанның Монополиягә каршы федераль хезмәте бәя арттыруга бернинди объектив сәбәп тапмаган.

«КПАТП-1» җәмгыятенә гамәлдәге законны бозу очракларын туктату турында күрсәтмә бирелгән, ә материаллар административ хокук бозу буенча эш кузгату өчен Татарстанның Монополиягә каршы федераль хезмәте вәкиленә тапшырылган.