Республиканың суд-медицина экспертлары көтелмәгән үлем вакытында шәхес идентификациясе мәсьәләләре буенча фикер алыша

Республиканың суд-медицина экспертлары көтелмәгән үлем вакытында шәхес идентификациясе мәсьәләләре буенча фикер алыша

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ", Ирина Ксенофонтова). Бүген Казанда ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика суд-медицина экспертизасы бюросында "Көтелмәгән үлемнең суд-медицина аспектлары. Шәхес идентификациясе" ХХХIХ фәнни-гамәли конференциясе ачылды.

Әлеге проблеманың белгечләр игътибарын таләп итүен, аерым алганда, көтелмәгән үлем очраклары статистикасы дәлилли, андыйлар узган ел республикада 2561 теркәлгән. Табиблар моңа ел дәвамында нинди дә булса хроник авырулар булмаганда көтелмәгән үлем очракларын кертә. Бу темага доклад белән республика Сәламәтлек саклау министрлыгының баш кардиологы А.Галявич, Республика клиник хастаханәсенең паталогоанатомия бүлеге җитәкчесе С.Петров һәм башка белгечләр чыгыш ясаячак. Моннан тыш, ике көнлек конференциядә катнашучылар шәхесне идентификацияләүнең заманча ысулларын куллану мөмкинлекләре буенча фикер алышачак, суд медицинасы һәм гамәле мәсьәләләре буенча стенд докладлары белән танышачак.