Кырымда Истәлек ташы куаклар арасыннан табылды

Кырымда Истәлек ташы куаклар арасыннан табылды

(Симферополь, 17 февраль, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Кырымда Запрудное (элеккеге Тегермән) авылының сарык көтүчесе көтмәгәндә куаклар арасыннан үткән елның август аенда гына шушы авыл эчендә сугыш корбаннары һәм Сталин тарафыннан депортацияләнгән авыл халкы истәлеген мәңгеләштерү йөзеннән куелган истәлек ташын табып алган.

Истәлек ташы, куелган урынында, нибары бер кич кенә торган. Иртәгесен билгесез адәмнәр аны урлап китеп, җимереп, куаклар арасына ташлаган. Аны куйган вакытта ук, депортацияләнгән Кырым татарлары йортларында яшәп яткан җирле рус телле халык, истәлек тактасын куюга каршы җыеннар үткәргән иде. Шуннан чыгып, истәлек ташының кемнәр тарафыннан урлануы һәм җимереп ташлануын аңлау авыр түгелдер. Милиция хезмәткәрләренең әле хәзергә кадәр гаеплеләрне эзләп тапканы юк. Кайчандыр Тегермән исемле бу Кырымтатар авылында хәзер барлыгы бер дистә генә кырымтатар гаиләсе яши. Истәлек ташын да шул гаиләләр куйган иде.

Ташны куюда башлап йөрүче Ибраим Военный белдерүенчә, нинди генә каршылыкларга да карамастан, бу таш быелның 18 маенда яңадан үз урынына куелачак икән.