Кырым татарлары Алуштада торак йортны басып алды

Кырым татарлары Алуштада торак йортны басып алды

(Симферополь, 17 февраль, “Татар-информ”, Диләвәр Османов). Алушта шәһәрендә үз ватаннары Кырымга кайтып та, ничәмә-ничә еллар буена торак җирсез яшәгән 14 кырымтатар гаиләсе, дистә елга якын буш торган 10 фатирлы йортка бәреп керде һәм анда журналистлардан гайре беркемне дә кертмиләр.

Депортацияләнгән Кырым татарларын бу адымга җирле хакимиятләрнең битарафлыгы этәргән. Хакимият җитәкчеләре Кырым татарларының ишле гаиләләренә, башкалардан аермалы буларак, дәүләт бюджеты хисабына төзелгән фатир бирү түгел, хәтта, үз хисапларына торак йорт салып керү өчен дә җирләр бүлеп бирергә ашыкмый. Торак урын белән бәйле мәсьәләләрне алар Республиканың милләтләр эше буенча дәүләт комитеты җилкәсенә аударып калдырырга тырыша. Ә бу комитет депортацияләнгәннәрнең барлык проблемаларын да уңай хәл итеп бетерә алмый, әлбәттә. Чөнки моның өчен аның финанс чарасы юк.

Бу йортны “басып алу” да, Кырым татарларының актык чиккә җитүен аңлаткан өметсезлек адымы. Шул ук вакытта бу адым аларның язмышына битарафлык күрсәткән хөкүмәт органнарына үзенчәлекле җавап та булып тора.