«Интерфакс» Казанның 1000 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итүдә мэриянең мәгълүмат партнеры булачак

«Интерфакс» Казанның 1000 еллыгына әзерлек һәм бәйрәм итүдә мэриянең мәгълүмат партнеры булачак

(Казан, 16 февраль, «Татар-информ»). Казан хакимияте һәм «Интерфакс» мәгълүмат агентлыгы Татарстан башкаласының 1000 еллыгына әзерләнү һәм бәйрәм итү вакытында мәгълүмати партнерлык мөнәсәбәтләре турында Генераль килешүгә кул куйды. Документны Казан мэры Камил Исхаков һәм «Инерфакс»ның генераль директоры Михаил Комиссар имзалады.

Мәгълүмат агентлыгының генераль директор урынбасары Николай Касьянов журналистларга хәбәр иткәнчә, яклар тагын берничә килешү һәм шартнамә төзиячәк. «Казанның 1000 еллыгы мөһим вакыйга һәм шуңа күрә юбилей кысаларында башкарылган күп кенә программалар иҗтимагый-сәяси әһәмияткә ия булачак», - диде Н.Касьянов.

Казан хакимиятенең иҗтимагый оешмалар һәм ММЧ белән элемтәләр бүлеге идарәсе башлыгы Максим Игнатьев, үз чиратында, «юбилей чаралары программасы бай эчтәлекле – ул төрле дәрәҗәдәге очрашулардан, мәдәни, спорт чараларыннан, күргәзмәләрдән гыйбарәт», - дип хәбәр итте. Аның сүзләренә караганда, аларның бер өлеше Мәскәүдә уза, шуңа күрә мәгълүмат партнерлары - «Интерфакс» һәм «Российская газета»ның ярдәме зур булачак. Аерым алганда, оештыручылар Татарстан экспозицияләре күргәзмәләрен Мәскәү Кремле музейларында тәкъдим итү мәсьәләсен карый.

Н.Касьянов мэрия һәм «Интерфакс»ның мәгълүмат хезмәттәшлеге ике як өчен дә фадалы булыр, дигән ышаныч белдерде. Мондый багланшылар федераль үзәк белән төбәкләрне якынайтуга этәргеч ясый, диде ул.