news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада 2021 елның беренче гаиләсе теркәлде

Яшь гаиләгә язылышу турында таныклык һәм идарәнең юбилей сертификатын тапшырдылар.

Түбән Камада 2021 елның беренче гаиләсе теркәлде
https://tat.e-nkama.ru/

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Түбән Кама ЗАГС идарәсендә шәһәрнең 55 еллыгына багышланган чараларга тантаналы старт бирелде. Биредә 2021 елның беренче гаиләсе теркәлде. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Түбән Камада туып-үскән Газизов Рәмзил һәм Раимова Айсылу тормыш юлларын бергә бәйләде. Рәмзил — «Стройсервис»та, ә аның кәләше «Таиф -НК»да хезмәт куя.

Шатлыклы вакыйгада катнашкан һәркем яшь парга бәхет, гаилә иминлеге теләде. ЗАГС идарәсе җитәкчесе Бэлла Махотина гаиләне истәлекле көннәре белән котлап, язылышу турында таныклык һәм идарәнең юбилей сертификатын тапшырды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100