Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәч районында «Полиция Кыш бабае» балаларга бүләкләр таратты
Акция кысаларында полиция хезмәткәрләре «Шатлык» социаль приютында тәрбияләнүчеләрне, шулай ук 23 бала тәрбияләнүче шефлыктагы 15 гаиләне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлады.
(Питрәч, 17 гыйнвар, «Татар-информ», «Питрәч-информ», Люция Сираҗиева). Яңа ел бәйрәмнәрендә Россия Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге традицион «Полиция Кыш бабае» хәйрия акциясе үткәрде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бүлек хезмәткәрләре үз көчләре белән акча җыеп, авыр тормыш хәленә юлыккан гаиләдәге балалар өчен бүләкләр алды.
Акция кысаларында полиция хезмәткәрләре «Шатлык» социаль приютында тәрбияләнүчеләрне, шулай ук 23 бала тәрбияләнүче шефлыктагы 15 гаиләне Яңа ел һәм Раштуа бәйрәме белән котлады. Алар арасныда Пановка, Татар Тау Иле, Ленино-Кокушкино, Иске Шигали, Питрәч, Колай авылларында яшәүче гаиләләр дә бар иде.
Полиция Кыш Бабае һәм Кар Кызы балаларга Яңа ел пакетлары, уенчыклар бүләк итте. Алар олыларга да, балаларга да чын бәйрәм оештырдылар. Хокук тәртибе сакчылары балаларга закон тәртибе нигезләре турында искәрттеләр, аларга бәхет, укуларында уңышлар һәм яңа елда барлык хыялларының да тормышка ашуын теләделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз