Тукай районында «Безнең ишегалды» проектына каршылыклы законсыз корылмаларны сүтәләр

Һәр күп фатирлы йорт ишегалдында законсыз төзелгән мунча, сарай, гараж, бакча һәм теплицалар бар – аларның күбесе ярым ташландык һәм ташландык хәлдә.
(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). Тукай районында «Безнең ишегалды» программасына 89 күп фатирлы йорт яны территориясе кергән. Быел Кече Шилнә, Князево, Түгәрәк Кыр, Борды, Бәтке авыл җирлекләре, шулай ук Новый бистәсе ишегаллары төзекләндереләчәк. Бу хакта «Якты юл» газетасы яза.Программа кысаларында, стандарт буенча, күп фатирлы йортлар территорияләрендә җиде төр эш башкарылачак - йорт яны территорияләренә асфальт салу, тротуарлар төзү, көнкүреш калдыклары өчен контейнерлар булдыру, эскәмияләр, яктырткычлар урнаштыру, балалар мәйданчыклары ачу, парковкалар төзү һәм территорияне өлешчә яшелләндерү. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу программа татарстанлылар өчен уңайлы яшәү шартлары булдыру максатыннан халык өчен эшләнгән. Әмма Тукай районының кайбер җирлекләрендә күп катлы йортлар территорияләренең эстетик йөзен булдыру юлында кыенлыклар барлыкка килгән. Бу - муниципаль җирлектә нинди дә булса документларсыз төзелгән мунча, сарайлар, гаражлар рәвешендәге законсыз корылмалар, алар җирлекнең генераль планына да, куркынычсызлык таләпләренә дә, санитар нормаларга да туры килми. Район җитәкчелеге «Безнең ишегалды» программасы кысаларында законсыз, хуҗасыз корылмалардан арынырга кирәклеген искәртә. Мәсәлән, «Татарстан» совхозы бистәсендә 60тан артык күп фатирлы йорт урнашкан. Аларның һәркайсының ишегалдында законсыз төзелгән мунча, сарай, гаражлар, бакчалар һәм теплицалар бар. Аларның күбесе ярым ташландык һәм ташландык хәлдә, ә гаражлар белән бөтен территория тулган. Биредә балалар мәйданчыгы һәм ял итү зонасы өчен урын юк. Яңа проект күп фатирлы йортларда яшәүчеләр күңеленә хуш килде. Әмма күпләр үзләренең күпьеллык «милкеннән» баш тартырга теләми. Гөлсинә Хуҗина Октябрьнең 50 еллыгы урамындагы күп фатирлы йортта яши. Ул өйдән бер адымда урнашкан мунчасы өчен борчыла, узган ел зур акчага яңартулары хакында сөйли. Район башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Авзалов билгеләп үткәнчә, бу корылмалар законсыз рәвештә муниципаль җирдә барлыкка килгән, бүгенге көндә төп бурыч – чистарту, җыю, законлаштыру һәм дәүләт финанс ярдәмен яшәүчеләр файдасына куллану. «Әлбәттә, без барыбыз да аңлыйбыз: кешеләргә мунча да, гараж да кирәк. Шуңа күрә бу корылмалар өчен җир участоклары бирергә яки аларны күчерергә планлаштырабыз. Теләге булган бер генә кеше дә җир участогын алмый калмаячак», - диде җитәкче. Авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм эшкуарлары корылмаларны сүтүдә, территорияне җыештыруда, чүп-чар чыгаруда ярдәм итәчәк. «Безнең ишегалды» проектын тормышка ашыру иртә язда башланачак. Шуңа күрә якындагы айларда территорияне җыештыру, законсыз корылмаларны бетерү бурычы тора. Бүгенге көндә күп фатирлы йортлар территориясен планлаштыру проекты әзерләнә. Аны кабул итү халык белән килештерелеп эшләнәчәк.