news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәликә Гыйлметдинова: «Инвалидларның күпчелеге суицид ясар хәлдә»

«Йөрәк белән күрү һәм ишетү» проекты 2018 елда Президент грантын откан.

Мәликә Гыйлметдинова: «Инвалидларның күпчелеге суицид ясар хәлдә»
Султан Исхаков

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Назлыгөл Мәсәлимова). 17 гыйнварда «Татар-информ» да сукырлар өчен сәламәтләндерү курсалары оештыру буенча матбугат конференциясендә «Ярдәм» укыту-сәламәтләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйлметдинова инвалидларның күпчелеге суицид ясар хәлдә булуларының сәбәбен атады.

«Ялгызлык, бер кешегә дә кирәк булмау, бер әйбер дә эшли алмау, аларны ахыргы чиккә җиткерә. Күбесе суицид ясар хәлдә. Әлеге проблемадан чыгу юлы — социальләшү. Бу бик авыр. Бу җәмгыяттән дә, инвалидның үзеннән дә тора. Шуңа да безнең максат, коммуникация булдыру, аларда яшәргә теләк уяту», — дип сөйләде Мәликә Гыйлметдинова.

Әлеге проект 2006 елда эшчәнлеген башлап җибәргән. «Башта без инвалидлар белән ничек эш итәсен дә белми идек. Кулда нәрсә бар, шулар белән эшләргә тырыштык. Тәҗрибә туплап, методикалар төзеп, белгечләр булдырдык», — дип сөйли «Ярдәм» укыту-сәламәтләндерү үзәге директоры.

20 гыйнвардан «Йөрәк белән күрү һәм ишетү» дип аталган проект эшчәнлеген башлый. Айлык сәламәтләндерү курсларына Ростов, Оренбург, Саратов, Тула, Пермь, Ставрополь, Башкортстан Республикасыннан, Карачаево-Черкессия, Дагестан, Екатеринбург, Самара, Татарстан Республикасы шәһәрләре һәм районнарыннан реабилитантлар киләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100