news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанда биш ел элек булган температура рекорды куелды

16 гыйнварда термометр баганасы 2 градустан югарырак күтәрелгән.

Казанда биш ел элек булган температура рекорды куелды
Михаил Захаров

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ»). 16 гыйнварда Татарстан башкаласында температура рекорды куелды. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Белгечләр мәгълүматларына караганда, Казан метеостанциясендә һәм «Казан-Аэропорт» авиация метеостанциясендә һава температурасы 2,3 градус тәшкил иткән, ә «Казан — Лачын» авиация метеостанциясендә 2,6 градус җылылык булган.

Элеккеге максималь күрсәткечне белгечләр 2015 елда Казан — Лачын метеостанциясендә теркәгән — ул вакытта термометр баганасы 2 градуска югарырак булган.

Элегрәк аномаль җылылык аркасында өч боз кичүе ябылганлыгы хәбәр ителгән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100