Татарстанда иң яхшы сайтны сайладылар

Бүген Казанда ТР мәгариф учреждениеләре арасында интернет-сайтларның I республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Кристина Иванова). Бүген “ТИСБИ” идарә академиясендә ТР мәгариф учреждениеләре арасында интернет-сайтларның I республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Конкурсны оештыручылар – ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, төбәк координация үзәге, республика мәгариф порталының редакция коллегиясе.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Людмила Нугуманова сүзләренә караганда, Татарстанның 250дән артык мәгариф учреждениесе конкурста үз “визит карточкалары”н тәкъдим иткән. Конкурста мәгариф учреждениеләре укучылары, өстәмә белем бирү учреждениеләрендә тәрбияләнүчеләр һәм вуз студентлары ясаган сайтлар катнашкан. Казан, Зәй, Актаныш, Буа һәм республиканың башка районнары гомумбелем бирү учреждениеләре актив катнашкан. Урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында Чаллы аеруча актив булган.
Конкурс кысаларында ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының мәгариф порталында интернет-фестиваль узды, анда турның икенче турына узган 41 проект катнашты. Порталда конкурс җиңүчеләрен ачыклаганда җәмәгатьчелек фикерен исәпкә алу өчен интерактив тавыш бирү ачылган иде, анда 8 меңнән артык кеше катнашты.
Министр урынбасары сүзләренә караганда, беренче конкурсны уздыру тәҗрибәсе шултикле уңышлы булган ки, аны традицион статуска күтәрү турында карар кабул ителгән.
Конкурс “Сайтның иң оригиналь дизайны”, “Иң күп мәгълүматлы сайт”, “Иң технологик сайт” һәм “Иң күп кеше куллана торган сайт” номинацияләре буенча уздырылган. Конкурсның гран-прие һәм сын Казанның Вахитов районы 1нче татар гимназиясенә бирелде. Татарстан Буа районы Югары Лашчы урта мәктәбе сайты “Иң күп мәгълүматлы сайт” дип табылган. Казанның Идел буе районы 21нче гимназиясенең сайты дизайны оригинальлеге белән аерылып тора. “Иң технологик сайт” номинациясендә җиңүгә Олы Әтнә урта мәктәбе сайты лаек булган. Республиканың Азнакай районы Илбәк урта мәктәбе сайтында кеше аеруча күп була икән.
Конкурста җиңүчеләрне һәм лауреатларны ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы дипломнары” кыйммәтле призлар белән бүләкләделәр.