Татарстан Иҗтимагый палатасында республиканың төрле оешма вәкилләре очрашты

ТР Иҗтимагый палатасында коммерцияле булмаган иҗтимагый оешма вәкилләре даими рәвештә үзләренең проектлары белән таныштырачак
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасында иҗтимагый оешма вәкилләре очрашты. Алар белән “түгәрәк өстәл” артындагы җанлы әңгәмәне иҗтимагый палата секретаре Нина Шахторина алып барды. Очрашуда шулай ук ТР буенча федераль инспектор Дмитрий Шогин катнашты.
Иҗтимагый оешмалар арасында берничә ел гамәлдә торып, җәмәгатьчелектә танылырга өлгергән һәм РФ Иҗтимагый палатасы грантын җиңүчеләр дә бар иде. Аларның һәркайсы оешмаларының эшчәнлек асылы белән таныштырып, үз тәкъдимнәрен җиткерде.
Аеруча ялкынлы чыгышы һәм проектының кызыклылыгы белән очрашуда катнашучы коллегалары игътибарын “Медицина эшчәнлегенең хокукый тәэминаты” республика иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Сурия Усманова җәлеп итте. Ул РФ Иҗтимагый палатасы грантына лаек булган сәламәтлек саклау өлкәсендә хәрби хезмәт сафларына чакырылучыларның хокукларына кагылышлы проекты турында сөйләде. “Әлеге проект өстендә эшли башлауга, Армия сафларыннын кара табутларда кайтучы баһадир егетләребез, гомерлеккә гарип булып калган батыр лачыннарыбыз белән бәйле фаҗигаләр этәргеч ясады. Алар беркемне дә битараф калдыра алмый. Шуңа күрә мин бу теманы мөстәкыйль өйрәнә башлап, төрле чыганаклардан мәгълүмат туплауга керештем”, - ди ул. Сурия ханым “Медицина һәм хокук” китабы дөнья күргәнен телгә алып узды. Бүгенге көндә ул Россия Иҗтимагый палатасы гранты ярдәмендә хәрби хезмәткә чакырылучылар, хәрбиләр һәм Ватан алдындагы хәрби антны үтәгәндә гарип калган егетләрнең хокукларын яктырутын үзәккә алган китап язу нияте белән яши. Әлеге хезмәтнең ул көз көне нәшер ителәчәгенә өмет баглый.
Илнең башка төбәкләрендә, өлкәләрендә ел саен иҗтимагый оешмаларга ярдәм рәвешендә грант бүлеп бирүне күздә тоткан конкурслар үткәрелә. Сурия Усманова башка төбәкләрдә Дәүләт Советлары каршындагы иҗтимагый советларның гамәлдә торуы, безнең республика өчен үрнәк булсын иде дигән теләген ирештерде.
“Татарстан Республикасы кинематографистлары берлеге” – “РФ кинематографистлары берлеге” иҗтимагый оешмасы бүлеге рәисе Николай Морозов, җәмгыятьтәге актуаль проблемалар ассызыкланган, халыкка гыйбарәт булырлык фильм әзерләнүен хәбәр итте. Казан шәһәре “Олыларга белем бирү үзәге” дәүләтнеке булмаган мәгариф учреждениесе вәкиле Зөлфия Сафина әйтүенчә, оешма асрамага яки тәрбиягә ятим бала алган ата-аналар белән эшләүне игътибар үзәгенә ала. “Без караучысыз калган балаларны тәрбиягә алган гаиләләр ассоциациясен булдырырга телибез”, - дип белдерде ул.
Иҗтимагый оешма вәкилләре арасында, ата-аналар университетын яңа баскычка күтәрү, социаль технологияләр паркын төзү инициативасы белән чыгучылар да булды. РФ Иҗтимагый палатасын грантын яулаган оешмаларның берсе начар күрүчеләр һәм сукырлар җәмгыяте өчен мәдәният йортында видеотавыш яздыру студиясен булдырырга ниятли. “Күрү сәләтеннән мәхрүм булган музыкантларга да җыр-моң дөньясында урын табарга тиешбез”, - дип саный “Мәдәни-спорт тернәкләндерү комплексы” коммерцияле булмаган учреждение вәкиле. “Татар гаиләсе” бөтенроссия иҗтимагый фонды җитәкчесе Миләүшә Гайфуллина, төрле милләт гаиләләрендә үзенчәлекле милли традицияләрне, гореф-гадәтләрне, йолаларны кире кайтару теләге белән яши.
Казан шәһәренең “Вера” наркотикларга бәйле авыруларның туганнары иҗтимагый оешмасы рәисе Татьяна Дмитриева әйтүенчә, 2000 елдан бирле гамәлдә торучы “Роза ветров” социаль-тернәкләндерү үзәгендә дәваланган 540 наркоманның 60 проценты җәмгыятькә кире кайткан. Аларның 30 проценты бүгенге көндә яхшы эш урынында намуслы салым түләүчеләр булып исәпләнә. Калган 30 проценты “соры хезмәт базары”нда теркәлгән. Татьяна Дмитриева сүзләреннән аңлашылганча, элеккеге наркоманнарга “Роза ветров” фонды каршындагы наркобәйле кешеләр өчен хезмәт агентлыгы да нормаль халәткә кайтырга ярдәм иткән.
Иҗтимагый оешма вәкилләре бертавыштан иҗтимагый оешмалар ассоциациясен гамәлгә кую зарурлыгын игълан итте. Бүгенге көндә аларның җан авазы дәүләт ярдәменә мохтаҗлыктан гыйбарәт. “Бүгенге очрашуда яңгыраган һәр фикер кызыклы һәм игътибарга лаек. Һәр проект социаль әһәмияткә ия мәсьәләләр турында чаң суга. Киләчәктә мондый очрашуларны мөмкин кадәр даими үткәрергә кирәк. Иҗтимагый палатаның бурычы – мөһим фикерләрне башкарма хакимият дәрәҗәсенә җиткерү”, - дип тәмамлады очрашуны республика Иҗтимагый палатасы секретаре Нина Шахторина.
Очрашуда шулай ук “Аксе” автоном коммерцияле булмаган оешма, “Татарстан Республикасы психологлары ассоциациясе” коммерцияле булмаган партнерлык, “ТР инвалидларының диабетик җәмгыяте” иҗтимагый оешмасы һәм башкалар катнашты.