Сайлаучыларның активлыгын ничек арттырырга?

Кайбер торак пунктларда җирле хакимият тавыш бирү процессын тиешле дәрәҗәдә оештыра алмый
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Сөләйман Нәҗмиев). 2007 елны Россия Дәүләт Думасына сайлаулар нәтиҗәсе күрсәткәнчә, кайбер торак пунктларда гражданнарга тавыш бирү өчен тиешле шартлар тудырылмаган. Бүген Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышы вакытында шундый фикер дә яңгырады. Мисал өчен, Казан шәһәренең Совет районына караган Царицыно бистәсендә сайлау участогы юк һәм андагы гражданнар 5-6 километр ераклыктагы участокта тавыш бирергә мәҗбүр. Сайлаучылар арасында төрле яшьтәгеләр бар бит, араларында өйдә түгел, ә нәкъ менә сайлау участогына барып, анда тавыш бирергә теләүчеләре дә шактый икән. Тик җирле хакимият, алдан ышандыраса да аларны тавыш бирү урыннарына алып бару һәм алып кайту өчен транспортны оештырмый. Шуңа да Үзәк сайлау комиссиясе әгъзаларының әлеге участокка визиты барышында, Царицыно халкы ризасызлык белдерә.
Үзәк сайлау комиссиясе әгъзалары фикеренчә, мондый фактларны өйрәнеп, үткән сайлауга җентекле анализ ясап, мәгълүматларны беркетмә формасында эшләп, урыннардагы җирле хакимият һәм территориаль, участок сайлау комиссияләренә юллау зарур. Ә инде халыкны сайлау участокларына китерү, анда тавыш бирү процессын чын бәйрәм формасында уздыру, тулысы белән урыннардагы җирле үзидарәләргә йөкләнгән.
Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе утырышында, сүз уңаеннан, тору урыныннан башка җирдә тавыш бирү мөмкинлеге тудыручы таныклыкларны бүлүдә дә җитди эш алып бару кирәклеге хакындагы тәкъдимнәр яңгырады. Чөнки, үткән сайлауда бериш участокларда шундый таныклыклар белән килүчеләр саны күп була, нәтиҗәдә бюллетеньнәр җитми кала. Мондый күренешләргә игътибар итү һәм тиешле чаралар күрү кирәк, аеруча вахта методы белән эшләүче нефтьчеләр төбәге Нурлат һәм Әлмәттә. Сайлаучылар исемлеге белән дә кат-кат эшләү зарур. Хәзер урыннарда андый исемлек кабат тикшерелә.