Кырым Югары Радасы кырымтатар мәсьәләләрен карады

Кырым бюджетына депортацияләнгәннәрнең социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерүгә 4 млн. гривна акча салынган
(Симферополь, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Кичә Кырым Югары Радасы сессиясендә депутатлар депортацияләнгәннәрнең социаль-мәдәни ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатыннан 2008 ел бюджетына 4 миллион гривна (800 мең доллар) акча салу турында тавыш биргән. Капиталь төзелешкә акча бүлеп бирү мәсьәләсе депутаталар тарафыннан февраль аенда каралачак.
Кырым бюджетыннан Кырым буенча капиталь төзелешкә барлыгы 43 млн. гривна акча бүленеп бирелергә планлаштырыла. Кырымның «Корылтай-Рух» фракциясе лидеры, Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Рәмзи Ильясов хәбәр итүенчә, фракция әлеге суммадан 24 миллион гривнага якын акчаны депортацияләнгәннәрнең мәдәни объектларын һәм торакларын төзүгә җибәрергә тәкъдим итә. Моңа депутатларның җавабы ничек булуын, февраль сессиясе күрсәтәчәк. Кырым парламентының 100 депутатыннан 8 се - «Корылтай-Рух» фракциясе әгъзасы.
Украина бюджетында депортацияләнгәннәрне урнаштыру программасына 71 млн.гривна акча каралган. Әлеге бюджетка әле үзгәрешләр кертеләчәк. Кырымның Республика милләтләр комитеты рәисе Сервер Салиев фикеренчә, Украина һәм Кырым бюджетларындагы гомум сумма (узган елларда бирелеп бетерелмәгән чараларны да исәпкә алып) 119 миллион гривнаны тәшкил итәчәк. Ул шулай ук Украина халык депутаты, Милли Мәҗлес рәисе Мостафа Җәмилевнең урнаштыру программасын финанслауны арттыру турындагы хатының премьер-министр Юлия Тимошенко адресына юлланганлыгын белдерде.