КДУда Америка студентлары тәкъдир итү уздырды

Казан дәүләт университетында Питтсбургның дәүләт университетыннан Америка студентлары делегациясе булды
(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”). Казан дәүләт университетында Питтсбургның дәүләт университетыннан Америка студентлары делегациясе булды.
КДУ әлеге университет белән студентлар һәм аспирантлар алмашын күздә тоткан килешү төзегән иде, дип хәбәр итә вузның халыкара элемтәләр идарәсе. 2007/2008 уку елында Казанның өч студент алмашу программасы буенча Питтсбургта белем ала. Казан университетына килгән америка студентлары үзләренең вузларын гына түгел, ә бәлки SIFE («Students in Free Enterprise») студентлар оешмасын да тәкъдир итте. Бу – Америкада танылган оешма, аның бүлекчәләре Американың күпчелек университетларында бар, оешманың бурычы – төрле белем бирү проектларын эшләү һәм гамәлгә ашыру.
Питтсбург университетының бизнес мәктәбендә укучы җиде Америка студенты ике көн дәвамында КДУда “Финанс белем”, “Эшкуарлык” һәм “Бизнес-этика” проектларын тәкъдир итте. Чарада, нигездә, КДУ икътисади факультет студентлары катнашты. Студентларда бизнес-этика буенча тәкъдир итү аеруча кызыксыну тудырды. Студентларның аралашуы формаль булмаган шартларда дәвам итте, америкалылар КДУ студентларын pizza-partyга чакырды.
АКШ студентлары вуз музеенда бик кызыксынып КДУның бай тарихы белән танышты. Иртәгә алар Казанга сәфәрләрен үз проектларын Казан дәүләт аграр университетында тәкъдир итү белән тәмамлый. Гомумән алганда, Татарстан башкаласына сәфәр һәм бай программа күп кенә күңелле тәэсирләр бүләк иткән.