Тимер юл транспортына билетны махсус карточка буенча алачаклар

Тимер юл транспортына билетны махсус карточка буенча алачаклар

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Ландыш Харрасова). 2006 елның 1 гыйнварыннан федераль исемлектәге социаль ташламалардан кулланучылар тимер юлда махсус карточкалар буенча йөри алачак. Бүген бу хакта ТР Министрлар Кабинетында журналистлар белән узган брифингта әйтелде.

Транспорт хезмәте күрсәтү карточкасын 2006 ел дәвамында бөтен Россия Федерациясе күләмендә кулланырга була. Әлеге карточка турындан-туры бушлай йөрү мөмкинлеген бирми, ә аның белән тимер юлы транспорты кассаларында билет алу каралган.

Карточкалар “Татарстан почтасы”на киләчәк. ТР буенча Пенсия фонды идарәчесе Айрат Шәфыйгуллин белдерүенчә, әгәр март аена кадәр кемнеңдер карточкасы килмәсә, җирле почта бүлекчәсенә мөрәҗәгать итү зарур. Әмма 2006 елның 31 гыйнварына кадәр шәһәрара тимер юлында йөрү тәртибе элеккечә саклана. Бу эшләнәсе карточкаларның күплеге белән бәйле.

Татарстанда әлеге карточкалар 160 мең кешегә каралган. 2006 елның 1 гыйнварыннан соң дәүләт социаль ярдәмен алу хокукына ия булучыларга карточкалар пенсия алу урыннарында биреләчәк.