^Татарстанның 145 хаҗие Согуд Гарәбстаны белән Иордания чигендә

^Татарстанның 145 хаҗие Согуд Гарәбстаны белән Иордания чигендә

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Диләрә Рәхимова). Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы “Идел-Хаҗ” департаменты аша транспорт белән Согуд Гарәбстанына хаҗ кылырга киткән 145 кеше хәзер Согуд Гарәбстаны белән Иордания чигендә.

Соңгы мәгълүматлар буенча иртәгә, 11 сәгатьтә алар Иорданиянең бер шәһәреннән Минеральные Водыга очачак.

Кичә кич белән хаҗилар автобусларда Мәдинә шәһәреннән Согуд Гарәбстанына киттеләр, ә 16 гыйнвардан 17 гыйнварга каршы төндә Иордания чигендә иде, әмма әлегә кадәр хаҗилар Иордания чигеннән чыкмаган, дип хәбәр итте “Татар-информ” агентлыгына “Идел-Хаҗ” департаменты хезмәткәре Айгөл Фәйзиева. Хәзер хаҗилар аларны чик аша чыгарырга һәм Иордания территориясе буенча юлда йөрү документлары рәсмиләштерергә тиешле кешене көтә. Хәзерге вакытка кадәр Россия гражданнарының кайсы аэропорттан Минеральные Водыга очачаклары билгеле түгел. “Махсус рейсны 18 гыйнварга 11 сәгатькә билгеләячәкләр дигән мәгълүмат бар, әмма бу соңгы яңалык түгел”, - дип хәбәр итә “Идел-Хаҗ” департаменты белгече.

Департаментта Татарстан хаҗилары белән төркем җитәкчесе Абдулмалик Ибраһимовның кәрәзле телефон аша элемтәдә торалар. Департамент белгечләренә Россия хаҗиларының башка автобус төркемнәренең язмышы билгеле түгел.

Ә хаҗ кылырга самолетта киткән беренче мөселман төркемнәре туган якларына кайта башлады. Бүген иртә белән Мәскәүгә 50 кешедән торган “самара юнәлеше” төркеме кайтты. Алар - Ульян, Самара өлкәсе мөселманнары. 15.40 сәгатьтә Россия башкаласына 46 татарстанлы утырган тагын бер самолет кайта. Алар иртәгә иртән өйләрендә булыр, дип көтелә.