Төркиянең кырымтатар җәмгыятьләре үзләренең эшенә йомгак ясады

Төркиянең кырымтатар җәмгыятьләре үзләренең эшенә йомгак ясады

(Симферополь, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Диләвәр Османов). Төркия башкаласы Әнкарада кырымтатар мәдәни җәмгыятьләре рәисләре һәм аларның урынбасарларының җыелышы булып узды. Илнең төрле почмакларыннан җыелган 30дан артык кырымтатар вәкиле үткән 2005 елда башкарылган эшләренә йомгак ясады. Хисап доклады белән Төркиянең кырымтатар җәмгыятьләре рәисе Әхмәт Ихсан Кырымлы чыкты. Ул шулай ук җыелган халыкны урыннардагы кырымтатар үзәкләренә сайланган яңа хезмәткәрләр белән таныштырды. Җыелышта шулай ук агымдагы 2006 елга эш планы расланды.

Җыелыш барышында Ә.Кырымлы Лондонда яшәүче кырымтатар язучысы Чыңгыз Дагджы белән телефон аша сөйләшеп алды. Ул язучыны Корбан бәйрәме белән котлады һәм яңадан бер тапкыр аның Төркиягә чакырулы икәнлеген исенә төшерде. 2006 елның язында Төркиядә язучының иҗат кичәсе планлаштырылган.