^Соңгы тапкыр Татарстанда көчле салкыннар 16 ел элек булган

^Соңгы тапкыр Татарстанда көчле салкыннар 16 ел элек булган

(Казан, 17 гыйнвар, “Татар-информ”, Мария Семенова). Татарстанда көчле суыклар атна ахырына кадәр торачак. Якын көннәрдә һава шартларының кискен үзгәрешләре көтелми. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохит мониторингы идарәсеннән хәбәр иттеләр.

Белгечләр сүзләренчә, мондый суыклар республика территориясендә 1987 һәм 1990 елларда булган. Бу елларда термометр баганасы минус 41 билгесенә кадәр төшкән. Гыйнвар көннәрендә иң түбән температура – 35тән 50 градуска кадәр – 1942 елда теркәлгән.