Балигъ булмаган алабугалылар арасында җинаятьләр саны сизелерлек кимеде

Балигъ булмаган алабугалылар арасында җинаятьләр саны сизелерлек кимеде

(Алабуга, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Ләйсән Юмарт). Узган елда Алабуга шәһәре һәм районында балигъ булмаган балалар арасында җинаятьләр саны 40,3 процентка кимеде. Моңа авыр холыклы балалар белән яңача эшләү нәтиҗәсендә ирешелгән. Аларның һәрберсенә Алабуга шәһәре эчке эшләр бүлегенең офицер составыннан шеф беркетелгән.

Җинаятләр санынның киметүдә кисәтү системасы учреждениеләре: балигъ булмаган балалар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясе, балалар һәм яшүсмерләр өчен “Яңа йорт” социаль приюты, шәһәрнең яшьләр һәм спорт буенча идарәсе дә катнашкан.