news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанның сигез торак пунктында беренче тапкыр кәрәзле элемтә барлыкка килде

Ел башында республиканың 14 торак пунктында кәрәзле телефон аша шалтырату мөмкинлеге булмаган.

Татарстанның сигез торак пунктында беренче тапкыр кәрәзле элемтә барлыкка килде
Рамил Гали

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Диләрә Галиева). Татарстан Республикасының сигез торак пунктында яшәүчеләр хәзер кәрәзле элемтә хезмәтеннән файдалана ала. Бу хакта онлайн-эфир вакытында Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин хәбәр итте.

«Быел Татарстанның 14 торак пунктында кәрәзле телефон аша шалтырату мөмкинлеге юк иде. Без 8 пунктта, элемтә операторы белән эшләп, шалтырату мөмкинлеге булдырдык. Бу торак пунктларда 50 кеше яши», — диде Хәйруллин.

Элегрәк «Татар-информ» Татарстан Президенты Мәскәү компанияләре башлыклары белән очрашуын һәм республика халкын сыйфатлы кәрәзле элемтә белән тәэмин итүгә юнәлдерелгән хезмәттәшлек турында фикер алышуын хәбәр иткән иде. Татарстанның Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы кәрәзле элемтә картасындагы «ак таплар»ны бетерүе турында искәртә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100