news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Лаеш районында су астында балык тоту буенча турнирда җиңүчеләр билгеле булды

Анда илледән артык кеше катнашты.

Лаеш районында су астында балык тоту буенча турнирда җиңүчеләр билгеле булды
laishevo.tatarstan.ru

(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Лаеш районында Мишә елгасында боз астында балык тоту буенча беренче ярышлар узды. Турнирда беренче урынны Лаеш шәһәрендә яшәүче Роман Борзунин алды. Бу турыда Лаеш муниципаль районы матбугат хезмәте сайтында хәбәр ителә.

Боз астында балык тоту буенча ярышларда илледән артык кеше катнашты.

Нәтиҗәдә, турнирда беренче урынны Лаеш шәһәрендә яшәүче Роман Борзунин алды, икенче урында — Александр Тюрин, өченче урында — Рамил Хөснетдинов.

Турнирны «Лаеш балыкчылары» берләшмәсе һәм Лаеш эшмәкәре Юрий Салмин оештырды.



autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100