Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру мониторингы системасын булдырачаклар
Россиядә чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру мониторингы буенча система 2020 ел ахырына кадәр төзелергә мөмкин, - дип белдерде Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин.
(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). Россиядә чыгарылыш укучыларын эшкә урнаштыру мониторингы буенча система 2020 ел ахырына кадәр төзелергә мөмкин, - дип белдерде Хезмәт министрлыгы башлыгы Максим Топилин. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
"Бу система киләсе, 2020 ел дәвамында безгә чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру мониторингын формалаштыру буенча эшне төгәлләргә мөмкинлек бирәчәк", - диде Топилин Россия Закон чыгаручылар советы президиумы утырышында.
Аның сүзләренчә, хәзер чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру турындагы мәгълүматларны югары уку йортлары арасында үткәрелгән сораштыру нәтиҗәсендә алалар. Киләсе ел ахырына кадәр төзелергә тиешле система диплом, эш бирүчеләр, хезмәт хакы дәрәҗәсе турындагы мәгълүматларга нигезләнәчәк.
"Без югары уку йортларының үз чыгарылыш укучылары турында сөйләргә теләвен генә түгел, кайсы югары уку йортыннан, нинди белгечлек, нинди хезмәт хакы белән эшләүләрен күрәчәкбез. Бу безгә мәгариф структураларындагы коллегаларыбызга сигнал бирү мөмкинлеге бирәчәк", - дип өстәде Топилин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз