ТРда туризм объектларын булдыру өчен, инвесторлар, җир хуҗалары һәм идеяләре булган кешеләр кирәк

Федераль максатчан программа кысаларында яңа туризм объектларын булдыруга федераль бюджетта финанс ярдәме каралган

 (Казан, 16 декабрь, «Татар-информ», Алсу Гатауллина). Инвесторлар, җир хуҗалары һәм идеяләре булган кешеләр ТРда яңа туризм объектларын булдыру эшенә чакырыла. Бу хакта бүген “2011-2018 нче елларга РФдә эчке туризмны үстерү” федераль максатчан программасын презентацияләүгә багышланган матбугат конференциясендә ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Сергей Иванов сөйләде.

Аның сүзләренчә, бүген Россиядә “2011-2018 нче елларга РФдә эчке туризмны үстерү” федераль максатчан программасы гамәлдә. Ул РФдә туризм-рекреация һәм автотуризм кластерларын булдыруны күз алдында тота.

Аның сүзләренчә, туризм-рекреация кластеры – туризм инфраструктурасы объектлары комплексы. Барлык объектлар конкрет территориядә бер проектка берләштерелгән.

Мәсәлән, 50 яки 100 га мәйданда ял базасын, ат туризмы үзәген, санаторийны һәм башка үзәкләрне урнаштырырга була.

С.Иванов билгеләп үткәнчә, автотуризм кластеры – ул бердәм концепция буенча берләштерелгән объектлар җыелмасы, алар федераль трасса буйларында урнаша.

Кластер составына, мәсәлән, автомобиль кемпингы, ягулык станциясе, автосервис, мотель, күңел ачу үзәкләре һ.б. керә ала.

Министр урынбасары хәбәр иткәнчә, РФ субъектлары территориясендә туризм-рекреация һәм автотуризм кластерларын булдырганда, федераль бюджеттан әлеге кластер бәясенең 30 процентына кадәр финанс ярдәме карала. Кластер бәясенең 5 проценты – республиканың җирле бюджетыннан бүлеп бирелгән акчалар, 65 проценты – шәхси инвесторларның акчалары.

Монда дәүләт-шәхси партнерлыгы механизмы карала. Федераль бюджет акчасы тәэмин итү инфраструктурасын булдыруга сарыф ителә ала, бу – юлларны төзү, газ, электр, су белән тәэмин итү, канализация һәм ярларны ныгыту.

Сергей Иванов билгеләп үткәнчә, һәрбер объектны төзегәндә, инвесторларның күпчелек чыгымнары челтәрләрне сузуга китә. Әлеге федераль максатчан программа инвесторларга барлык кирәкле коммуникацияле туризм-рекреация кластеры территориясен федераль бюджет хисабына тәэмин итеп торырга мөмкинлек бирә.

Шәхси инвесторларның акчалары кунакханә, ял базасы, күңел ачу үзәкләре кебек объектлар төзелешенә, төрле җиһазларны алуга, әлеге объектларда һәм күрше объектларда эчке уңайлыкларны булдыруга китә.

“Без 3 категориягә кергән барлык кешеләргә мөрәҗәгать итәбез. Беренчедән, без финанс чараларына ия һәм аларны туризм проектында кулланырга теләгән инвесторларны – шәхси затларны яки оешмаларны чакырабыз.

Шулай ук җир хуҗаларын – туризм күзлегеннән мавыктыргыч зоналарда участоклары булган һәм анда туризм объектларын төзергә теләгән, ләкин акчалары җитәрлек булмаган затларны чакырабыз. Моннан тыш, без ТРда туризм объектларын булдыру идеяләре булган кешеләрне чакырабыз”, - дип сөйләде С.Иванов.

Аның сүзләренчә, ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгында ТРда туризмга инвестицияләр буенча совет булдырылачак, аның составына әлеге 3 категориягә караган кешеләр керәчәк.

Совет составына керүчеләргә берничә перспективалы туризм кластеры тәкъдим ителәчәк, аларга инвестицияләр яки идеяләр белән кереп булачак. Монда “Зөя утрау-шәһәрчеге”, “Борынгы Болгар шәһәре”, “Зөя Лэнд”, “Смарт Сити”, “Алабуга ярлары”, “Кама аланы” һ.б. керә.