Теләче районы Шәтке урта мәктәбе базасында фәнни-гамәли конференция булып үтте

Конференция КФУның географик һәм экологик белем бирү бүлеге, Казан шәһәре Идел буе районының 18 гимназиясе белән берлектә оештырылды

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”). Теләче районы Шәтке урта мәктәбе базасында, КФУның географик һәм экологик белем бирү бүлеге, Казан шәһәре Идел буе районының 18 гимназиясе белән берлектә “Мәктәптә һәм ВУЗда туган якны өйрәнүдә эзләнү-тикшеренү эшләрен оештыру” дигән темага II Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе булып үтте.
Конференциядә КФУның географик һәм экологик белем бирү бүлеге кафедрасы җитәкчесе педагогика фәннәре докторы, профессор Илгизәр Гайсин, географик һәм экологик белем бирү бүлеге кафедрасы доценты педагогика фәннәре кандидаты Галина Самигуллина, географик һәм экологик белем бирү бүлеге доценты, география фәннәре кандидаты Нияз Биктимеров, Теләче районы һәм күрше район укытучылары катнашты.
Конференциянең беренче өлешендә 10нче сыйныфта инглиз теленнән, 8нче сыйныфта информатикадан, 2нче сыйныфта табигать белеменнән укытучылар ачык дәресләр бирделәр.
Дәресләрдән соң килгән кунакларны ял иттерү максатыннан укучылар чыгышы булды.Ул татар һәм инглиз телләрендә алып барылды.
Шуннан соң конференциянең пленар өлеше башланды. Анда КФУ вәкилләре, килгән кунаклар һәм мәктәп укытучылары чыгыш ясады. Мәктәпнең туган якны өйрәнү һәм экологик тәрбия бирүнең барышы белән таныштырып укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Р.Габдуллина чыгыш ясады.
Пленар өлештән соң эш дүрт секциягә бүленеп дәвам итте. Аларның темалары: “Мәктәптә туган якны өйрәнү һәм экологик эзләнү-тикшереү эшчәнлеген оештыру”, “ ВУЗда туган якны өйрәнү һәм экологик эзләнү-тикшереү эшчәнлеген оештыру”,”Табигать фәннәре дисциплинасының экологик культура тәрбияләүдәге роле”, “Гуманитар һәм социаль фәннәрнең укучы яшьләрдә экологик культура тәрбияләүдә әһәмияте”.
Ахырда конференцияне оештыруда һәм эшендә актив катнашучыларны билгеләп үттеләр. Аларга ИЭиГ КФУның рәхмәт хатларын һәм грамоталар тапшырдылар, дип хәбәр итә ТР муниципаль берәмлекләре порталы.