Алексеев бистәсендә зона семинарында катнашучылар торак-коммуналь өлкәне реформалау проблемалары турында фикер алыштылар

Алексеев бистәсендә зона семинарында катнашучылар торак-коммуналь өлкәне реформалау проблемалары турында фикер алыштылар

(Казан, 16 декабрь, “Татар-информ”, Игорь Черепанов). Бүген Алексеев бистәсендә зона семинарында катнашучылар торак-коммуналь өлкәне реформалау проблемалары турында фикер алыштылар. ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, тармакта уңышлы реформалау мисалы буларак “Идарәче компания” ҖЧҖ һәм “Медик” ТМШ эшчәнлеге тәҗрибәсе каралды.

Семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, министр урынбасары Олег Крутиков билгеләп үткәнчә, Алекссев, Аксубай, Спас, Яңа Чишмә, Лаеш һәм Балык Бистәсе районнарының аерым предприятиеләрендә реформалау бик акрын бара. Аларның җитәкчеләре район хакимияте тарафыннан контроль булмау сәбәпле, үзләре инициатива күрсәтми. Министр урынбасарын күп фатирлы йортлар белән идарә системасын монополияләрдән арындыру һәм торак өлкәсендә үзидарә үсеше темплары да борчый. Мисал өчен, Алексеев һәм Балык Бистәсе районнарында, статистика күрсәткәнчә, идарәсе оешмалар бары икәү генә. Бу зонага керүче калганнарында исә, хәтта, мондый альтернатива да юк. О.Крутиков фикеренчә, шуның сәбәпле эшне камилләштерү, халыкка күрсәтелүче хезмәтләрне яхшырту һәм арзанайту теләге дә юк.

Семинар Алексеев районында юкка оештырылмаган. Биредә, аның сүзләренчә, бар торак фонды торак милекчеләре ширкәтләре тарафыннан идарә ителә. Һәм, киресенчә, Аксубай һәм Балык Бистәсе районнары хакимиятләренә “селкенергә” һәм үз позицияләрен шактый үзгәртергә кирәк булачак. Аларда ТМШ торакларның 15 һәм 22 процентын гына үз кулларына алган. Башка районнарга килгәндә, О.Крутиков фикеренчә, биредә бөтенләй мактанырлык нәрсәләр юк.