Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Чаллы бүлегендә яңа җитәкче билгеләнде

Илдар Нуриәхмәтов моңа кадәр РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Үзәк аппаратында аеруча мөһим эшләр буенча бишенче бүлек җитәкчесе булып эшләгән.

(Чаллы, 16 ноябрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Илдар Нуриәхмәтов Россия Тикшерү комитеты Татарстан буенча идарәсенең Чаллы тикшерү бүлеге җитәкчесе итеп билгеләнде. Шул хактагы боерыкны РФ Тикшерү комитеты башлыгы Александр Бастрыкин имзалаган. Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий «Татар-информ» агентлыгына шулай дип белдерде.

Илдар Нуриәхмәтов Чаллы тикшерү бүлеген быелның язында әлеге вазифаларны башкаручы сыйфатында җитәкләде. Моңа кадәр ул РФ Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе Үзәк аппаратында аеруча мөһим эшләр (салымга кагылышлы җинаятьләр) буенча бишенче бүлек җитәкчесе булып эшләгән.

«Татар-информ» агентлыгы тикшерү бүлегенең элеккеге җитәкчесе Камил Хәлиевнең җинаять эше кузгатылганнан соң эшеннән җибәрелүе хакында хәбәр иткән иде.