Түбән Камада адвокат, нотариус һәм санитар табиб бушлай консультация бирә

Кабул итү вакытында шәхси саклау чаралары булу мәҗбүри.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспекторның Түбән Камада җәмәгать кабул итү бүлмәсендә кешеләрнең сорауларына адвокат, нотариус һәм санитария табибы җавап бирәчәк. Бу хакта Түбән Кама районы администрациясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дүшәмбе, 16 ноябрьдә, 15-17 сәгатьләрдә кадәр нефтехимиклар шәһәрендә яшәүчеләрне алдан язылу буенча адвокат, ә сишәмбе көнне, 17 ноябрьдә, көндезге сәгать дүрттән Түбән Кама нотариаль округы нотариусы кабул итәчәк.

Чәршәмбе, 18 ноябрьдә, көндезге сәгать өчтән суд приставлары хезмәтенең җирле бүлекләре җитәкчеләре Линар Нуруллин һәм Руфат Ярмөхәммәтов кабул итәчәк. Пәнҗешәмбе көнне, 19 ноябрьдә, шул ук вакытта Социаль иминият фондының 11нче филиалы җитәкчесе Наталья Тарасова белән очрашу узачак.

Түбән Кама районының баш санитар табибы, Роспотребнадзорның Татарстан буенча бүлеге башлыгы Рөстәм Изиятуллин гражданнарны 19 ноябрьдә 17.00 сәгатьтә кабул итәчәк.

Кабул итү 102нче кабинетта шәхси саклау чараларын кулланып үткәреләчәк.

Кабул итүгә 8 (8555) 36-05-62 һәм 8-917-399-19-74 телефоннары буенча язылырга мөмкин.