Нурлат районында «Каз канаты» бәйрәме узды

Быел кош гриппы таралу куркынычы сәбәпле, ветеринарлар «каз өмә»сен иртәрәк үткәрергә киңәш итә.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Нурлат районында яшәүчеләр беренче кар яву белән «Каз канаы» бәйрәмен билгеләп үтә. Күрше, таныш, туганнар «каз өмәсе» үткәрелә торган йортка җыела һәм бергәләп эшкә керешә. Бу турыда «Дружба» газетасы хәбәр итә.

Яңа Әмзә авылыннан Фәрит һәм Җәмилә Гыйльметдиновлар быел йөзгә якын каз үстергән. Өмә җырлар һәм мәзәкләр сөйләп күңелле узган. Каз түшкәләрен чишмә суында чайкап кайткач, хатын-кызлар бәлеш пешергән.

Быел республикада кош гриппы таралу сәбәпле, ветеринарлар Нурлат районында яшәүчеләргә «каз өмә”сен иртәрәк үткәрергә киңәш итә.