Минзәләдә инвалид балага тренажер бүләк иттеләр

Минзәлә районы «Йөрәктән-йөрәккә» хәйрия акциясенә кушылды.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Минзәлә районында инвалид бала тәрбияләүче Константиновлар гаиләсенә балалар тренажеры тапшырдылар. Бүләк «Йөрәктән-йөрәккә» хәйрия акциясе кысаларында ясалды. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.

Чара социаль адаптациягә мохтаҗ социаль хезмәтләрдән файдаланучыларга «Игелекле гамәлләр кылырга тырышыгыз!» хәйрия марафонында җыелган акчага социаль ярдәм күрсәтү кысаларында оештырылды.

Минзәлә районының халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплексы үзәге җитәкчесе Наталья Елхова сүзләренчә, баланың сәламәтлегендә уңай динамика күзәтелә, «ишү» тренажеры аңа өй шартларында мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен тернәкләндерү үзәгендә алган