Татарстанда кыргый хайваннарга миллионга якын доза вакцина куелачак

Татарстанның барлык муниципаль районнарында кыргый җәнллекләр күпләп яшәгән урыннарда вакцинация уздырыла.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда кыргый җәнлекләрдә котыру авыруын булдырмау өчен вакцина куеп чыгачаклар. Көзге чорда котыру авыруына каршы 900 мең доза вакцина файдаланылачак. Бу турыда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсендә хәбәр иттеләр.«25 октябрьдән 25 ноябрьгә кадәр чорда республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә кыргый җәнлекләр күпләп яшәгән урыннарга вакцинация тарату өчен бригадалар оештырылды», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.Идарәдә шулай ук язгы һәм җәйге чорда белгечләр кыргый хайваннар яшәү урыннарында 1 млн 570 мең данә антирабик вакцинасы кертелгән алдавычлар тараткан.«Вакцина 30 граммлы коңгырт төстәге алдавыч брикет. Ул исе белән хайваннарны җәлеп итә. Вакцинаны кул белән куеп чыгалар», - диделәр идарәдә.Вакцина йөкле хайваннар, шулай ук имезгән чорда һәм балалары өчен зарарсыз булып санала.