Респондетларның чиреге Россия продуктларын чит илнекеннән яхшырак дип саный

Респондентларны еш кына сөт продукциясе, ит, кош ите һәм балык сыйфаты борчый.
(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Россиялеләрнең чиреге (26 проценты) ил азык-төлек продуктлары чит илдә җитештерелгәнгә караганда яхшырак, дип саный. Бу Роскачество белән OMI (Online Market Intelligence) агентлыгы белән берлектә уздырган сораштыру мәгълүматларында күренә. Бу хакта ведомство сайтында хәбәр ителә.Респондентларның 76 проценты илебез продуктларының чит илләрнекеннән калышмавына ышана, ә 12 проценты аларны куркынычсызлык кына аерып тора, әмма сыйфат түгел, дип саный. Башка 12 процент көнбатыш продуктлары Россиянекеннән яхшырак дигән фикердә тора.Россиялеләрне барыннан да ешрак сөт продукциясенең сыйфаты борчый. Сораштыруда катнашучыларның 30 проценты аның белән проблемаларны билгеләп үткән.Кулланучылар шикләнгән продуктлар буенча икенче урында - ит һәм кош ите (23 процент), өченчедә - балык (15 процент). Респондентлар шулай ук яшелчә һәм җиләк-җимеш, икмәк-күмәч әйберләре һәм ярмаларның сыйфаты белән бәйле проблемаларны атаган.