Буа районында унбер буынга кадәр нәсел тамырын өйрәнгән укучылар чыгыш ясады

Районда "Шәҗәрәләр — нәсел агачы" алтынчы төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.
(Казан, 16 ноябрь, "Татар-информ"). Буа районында шәҗәрәгә багышланган конференциядә унбер буынга кадәр нәсел тамырын өйрәнгән укучылар чыгыш ясады. Бу турыда "Бөтендөнья татар конгрессы" матбугат хезмәте хәбәр итә.Буа муниципаль районы "Академик Р.З.Сәгъдиев исемендәге гомуми урта белем бирү мәктәбе"ндә "Шәҗәрәләр — нәсел агачы" алтынчы төбәкара фәнни-гамәли конференциясе узды.Республиканың төрле районнарыннан килгән укучылар яхшы чыгыш ясады. Унбер буынга кадәр нәсел тамырын өйрәнгән укучылар бар иде, һәммәсе дә мактауга лаек, ди оештыручылар.