Татарстан синоптиклары юлларда бозлавык булуын кисәтә

Татарстан Республикасы Гидрометеоролигия үзәге һава шартлары начарлану турында кисәтү таратты.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстан синоптиклары һава шартлары начарлану турында кисәтә.

Бүген кич, иртәгә төнлә һәм көндез республика территориясендә, шул исәптә Казан юлларында урыны белән бозлавык булачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Гидрометеоролигия үзәге хәбәр итә.