Казанда табиблар җенси юл белән күчә торган йогышлы авырулар турында фикер алыша

Идел буе федераль округы дерматовенеролог һәм косметологларының ике көнлек конференциясе башланды.

(Казан, 16 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Бүген Казанда Идел буе федераль округы дерматовенеролог һәм косметологларының фәнни-гамәли конференциясе үз эшен башлап җибәрде. Конференциядә тире-венерологик диспансерлар, дерматовенерология кафедралары җитәкчеләре һәм хезмәткәрләре, Россия төбәкләреннән дерматовенерологлар – барлыгы 350дән артык кеше катнаша.

Конференция ачылышында Татарстанның сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко, Казан дәүләт медицина академиясе директоры Рөстәм Хәсәнов та катнашкан.

Ике көн дәвамында табиблар белгечләрне әзерләү, җенси юл белән күчә торган инфекцияләр, йогышлы тире авырулары диагностикасы һәм аларны дәвалау мәсьәләләре турында фикер алышачак.

Татарстан халкында җенси юл белән күчә торган инфекцияләр арасыннан җенес әгъзаларында сөялләр аеруча еш очрый. Республика клиник тире-венерологик диспансерының баш табибы Искәндәр Миңнуллин әлеге патологиянең хатын-кызларда аналык муентыгында яман шеш китереп чыгарырга мөмкинлеген билгеләп узган.

“Аналык муентыгы рагы диагнозына ия барлык пациенткалар, кагыйдә буларак, кеше папилломасы вирусы белән йогышланган. Вакциналар бар, без вакцинация уздыру турында уйлыйбыз”, – дигән ул.

2016 елда җенси юл белән күчә торган инфекцияләр белән авыру, 2015 ел белән чагыштырганда, 13 процентка кимегән. Йогышлы тире чирләре белән авыру 2,3 процентка кимегән.

Узган елда Татарстанда сифилис белән авыру, 2015 елга караганда, 7,2 процентка кимегән һәм 100 мең кешегә 18,8 очрак тәшкил иткән. Былтыр 25 нейросифилис, 5 йөрәк-тамыр системасы сифилисы очрагы теркәлгән. 2016 елда тумыштан сифилисның 6 очрагы билгеле. Бары тик бер ханым йөклелек чорында хатын-кыз консультациясендә табиблар күзәтүендә булган. Балигъ булмаганнар арасында сифилис белән авыру 8,3 процентка кимеп, сифилис буенча гомуми күрсәткечнең 1,53 процентын тәшкил иткән.

Гонорея белән авыру 22,4 процентка кимегән. Элеккечә, республикада гонорея авыруы Россия буенча уртача күрсәткечтән 1,6 тапкыр, Идел буе федераль округы күрсәткеченнән 1,5 мәртәбә артык. Балигъ булмаган үсмерләр арасында гонорея белән авыру 35 процентка кимегән.

Трихомониаз белән авыру күрсәткече 100 мең кешегә 55,7 очрак нисбәтендә. Бу 2015 ел күрсәткеченнән 17 процентка ким. Хламидиоз белән авыру былтыр 13,9 процентка кимеп, 100 мең кешегә 56,7 очрактан гыйбарәт.

Җенес әгъзаларында сөял авыруы 11,2 процентка кимегән һәм 2016 елда 91,3 очрактан гыйбарәт. Урогениталь герпес 4,6 процентка кимегән. Татарстанлыларда йогышлы инфекцияләрдән җенес әгъзаларында сөялләр аеруча еш теркәлә.