«Евровидение» конкурсантларны якламаячагын белдерде

Киләсе елда конкурс Лиссабонда үтәчәк. Россиядән Юлия Самойлова катнашачак.

(Казан, 16 ноябрь, «Татар-информ»). «Евровидение»не оештыручылар моннан тыш конкурсантларны якламаячагын белдерде. Бу хакта "Известия" яза.

Юлия Самойлова белән булган тавышлы очрактан соң оештыручылар шундый карарга килгәннәр.

Киләсе елда "Евровидение" конкурсы Лиссабонда үтәчәк. Россиядән Юлия Самойлова катнашачак.