news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Свердловскиның Серов шәһәрендә Бөтенроссия халык санын алу хакында фикер алыштылар

Өлкәдә «Татар җыены — 2021» узды.

Свердловскиның Серов шәһәрендә Бөтенроссия халык санын алу  хакында фикер алыштылар
https://tatar-congress.org/

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). 14 октябрьдә Свердловск өлкәсенең Серов шәһәрендә «Татар җыены — 2021» узды. Монда шәһәрендә Төньяк идарә округының татар оешмалары җитәкчеләре җыелды. Очрашуда Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләләре хакында фикер алыштылар. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунакларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев исеменнән БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров сәламләде. Биредә Төньяк идарә округы җитәкчелеге, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре һәм милләттәшләребез катнашты.

Очрашуда Данис Шакиров милләттәшләребезнең Бөтенроссия халык санын алу мәсьәләләренә кагылышлы сорауларына җавап бирде. БТК Башкарма комитеты җитәкчесе Халык санын алуда катнашуның мөһимлеген билгеләп үтте.

Чара кунаклары шулай ук Төньяк идарә округы татар мәдәнияте коллективларының милли традицияләрен саклауга багышланган күргәзмә белән танышты.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100