news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әлмәттә яңа скейт-парк төзелеше башланды

Спорт зонасы төзелә торган зур индустриаль парк проектына керә.

Әлмәттә яңа скейт-парк төзелеше башланды
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 16 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәттә яңа скейт-парк төзелеше башланды. Ул Белоглазов урамындагы котельный янында урнашачак.

Яңа иҗтимагый киңлек «Татнефть» инициативасы буенча барлыкка киләчәк. Аны төзү белән «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт программасы кысаларында стрит-артны тикшерү институты (Санкт-Петербург шәһәре) шөгыльләнә. «Индустриаль сквер» оешмасы һәм проекты башкарма директоры Мария Кочнева сөйләвенчә, безне иҗади урбанистик чишелешләренең тулы бер комплексы көтә.

«Безнең проект яшел зоналарны үз эченә ала. Өстәвенә, яшелләндерү өчен гади үсемлекләр түгел, ә 2020 елда экспедиция вакытында җыелган Татарстанда үсүче кыргый үсемлекләр файдаланылачак. Аларны приемникта махсус шушы максатлар өчен үстергәннәр. Моннан тыш, җәяүлеләр һәм велосипед юллары да каралган. Кече архитектура формалары урнаштырылачак», — дип сөйләде ул.

«Киңлекне эшләүгә төрле өлкәләрдән бик күп белгечләр җәлеп ителде. Индустриаль сквер якынча 8000 кв. метр биләячәк. Әлмәттә бик күп скейтерлар һәм BMX-райдерлар (БиЭмИкс-райдерлар) яшәвен белеп, без Россиядә экстремаль парк төзелеше индустриясе лидерларын — „FK-ramps“ (ЭфКей-рампс) командасын чакырдык», — диде стрит-артны тикшерү институты пиар-менеджеры Александр Колпаков.

Комплекс экстремаль спорт төрләре: скейтборд, стритборд, трюк самокатлары яки BMX-велосипедта (БиЭмИкс-велосипедларда) трюклар башкару белән шөгыльләнү өчен кирәк булган бөтен нәрсәне үз эченә ала. Элементларның сыйфаты турында борчылырга кирәкми: аларны 10, хәтта 20 ел хезмәт итәчәк ныклы материаллардан әзерлиләр.

Скейт-парк төзелешенең беренче этабында аның нигезе салынды. Алга таба терәк диварлар урнаштыру, шуннан соң профильләштерүне башлау планлаштырыла. Объект инде 2022 елның язында ук тапшырылачак. Аны торгызу чорында оештыручылар булачак сквер территориясе буенча экскурсияләр уздырачак. Шәһәр халкын ачык презентацияләр һәм башка кызыклы вакыйгалар көтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100