news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Коронавирус сәбәпле, халык санын алуда катнашудан баш тартучылар саны арткан

13 һәм 14 октябрьдә узган сораштыруда барлык федераль округларның 369 торак пунктыннан икътисади актив гражданнарның 1600 вәкиле катнашты.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Коронавирус белән авыручылар арту шартларында Россиядә Бөтенроссия халык санын алудан баш тарткан кешеләр саны ике атна эчендә бер ярым тапкырга арткан. Бу SuperJob сервис хезмәте үткәргән сораштыру нәтиҗәсендә ачыкланган.

Ике атна элек исәпкә алуда һәр бишенче респондент катнашмаска планлаштырган иде, ә хәзер сораштыруда катнашкан ун кешенең өчесе шундый карарга килгән. Шул ук вакытта исәпкә алучыны үз өендә кабул итәргә җыенучылар (16 проценттан 11 процентка) саны гына кимемәде, ә онлайн (58 проценттан 52 процентка) катнашучылар саны кимеде.

«Сораштыруда катнашучыларның сүзләренчә, исәпкә алучыларны өйләрендә кабул итәргә теләүчеләр кимү Covid-19 буенча эпидемиологик вәзгыятьнең начараюы белән бәйле, ә дәүләт хезмәтләре сайтында катнашырга теләүчеләр саны кимү — скептик кәеф белән бәйле (…)», — ди аналитиклар.

13 һәм 14 октябрьдә узган сораштыруда барлык федераль округларның 369 торак пунктыннан икътисади актив гражданнарның 1600 вәкиле катнашты.

«Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Бөтенроссия халык санын алу кичә, 15 октябрьдә башланды. Анда Россия Президенты Владимир Путин онлайн катнашты инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100