news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан һәм Апас «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсында призлы урыннар алды

Киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанның ике муниципаль берәмлеге — Казан һәм Апас районы «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсында җиңүчеләр арасына керде. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов әйтте.

ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, киңәшмәне видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.

Казан «Шәһәр хуҗалыгын цифрлы технологияләр һәм платформалы чишелешләр („акыллы шәһәр“) кертү юлы белән модернизацияләү» номинациясендә икенче урын алды. Барлыгы илнең 39 субъектыннан 95 гариза бирелгән.

Апас шулай ук «Шәһәр төзелеше сәясәте, халыкны имин мохит белән тәэмин итү һәм торак-коммуналь хуҗалыкны үстерү» номинациясендә икенче булды. Бу номинациядә жюри 262 гаризаны карады.

«Татарстан чираттагы тапкыр үз статусын раслады, анда иң заманча технологияләр һәм чишелешләр кертелә», — диде Алексей Фролов.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100