news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Азнакайда әрмән телендә диктант яздылар

Районда 167 әрмән милләте вәкиле яши. 

Азнакайда әрмән телендә диктант яздылар
http://aznakaevo-rt.ru

(Азнакай, 16 октябрь, «Татар-информ», «Азнакай-информ», Резидә Шәрипова). Бүген Азнакай шәһәренең 4нче мәктәбендә әрмән телендә диктант язу оештырылды. Анда районда яшәүче әрмән милләте вәкилләре катнашты.

«Мондый чара Азнакайда беренче тапкыр уздырыла. Ул Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Максаты — җирлегебез яшәүче милләтләрнең туган теллләренә мәхәббәт тәрбияләү, шул телдә аралашуны үстерү, гореф-гадәтләрен яңарту» — ди мәгариф идарәсе методисты Гөлназ Шәмсиева.

 Районда 167 әрмән милләте вәкиле яши. 

4 нче мәктәп базасында балалар өчен әрмән телен өйрәнү түгәрәге эшли. Чит телләр укытучысы Марине Манян милләттәшләренә бик теләп туган телләрендә язарга, укырга, сөләшергә өйрәтә.

«Шундый мөмкинлек тудырган өчен Татарстан Президентына, район, мәгариф идарәсе җитәкчеләренә рәхмәт», — ди әрмән диаспорасы җитәкчесе Лерон Восканян.

 


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100