Мамадышта өлкән яшьтәге кешеләргә йөздән артык азык-төлек җыелмасы өләшкәннәр

Азык-төлек җыелмаларын шәһәр волонтерлары тараткан.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Мамадышта бер мандатлы 7нче округ депутаты Айрат Әгълиуллин волонтерлар белән бергә өлкәннәргә 105 азык-төлек җыелмасы тараткан. Бу турыда «Нократ» хәбәр итә.

«Без, яшь буын буларак, Бөек Ватан сугышында катнашкан өлкән буын кешеләренә игътибар белдерергә булдык», -диде ул.

«Өлкән буын яшьләр өчен үрнәк булып тора, диде ул.