Илсур Һадиуллин мәктәпләрдә пешекчеләр җитмәү турында әйтте

Республикада барлык 209 мең башлангыч сыйныф укучысы да түләүсез кайнар ризык белән тәэмин ителгән.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстанда мәктәпләрдә пешекчеләр җитмәү проблемасы бар, әмма бу мәсьәлә хәл ителә. Бу хакта журналистларга Татарстан Иҗтимагый палатасында республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин сөйләде.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы сүзләренчә, республикада барлык 209 мең башлангыч сыйныф укучысы да бушлай кайнар ризык белән тәэмин ителгән. «Мәктәпләрнең 85 процентында азык блоглары бар, алар анда ризык әзерли. Ә калган 15 процентына азык-төлек продуктларын китерәләр. Башлангыч сыйныф укучыларының барысы да көн саен кайнар ризык ала. Ике атналык меню расланган, ул контрольдә тотыла. Пешекчеләр җитмәү проблемалары бар, әмма без бу мәсьәләне хәл итәбез», — диде ул.

Илсур Һадиуллин сүзләренчә, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында ризык белән тәэмин итү буенча тәүлек буе эшли торган кайнар линия ачылды. «Тәэмин итүчеләрдән, ата-аналардан, укучылардан шалтыратулар килә. Башлангыч сыйныфлар өчен генә түгел, гомумән мәктәптә туклану мәсьәләләрен хәл итәрбез», — диде ул.

1нче сыйныфтан алып 4нче сыйныфка кадәр һәр укучы өчен бер тапкыр бушлай кайнар ризык каралган. Бәясе 51 сум 85 тиен дип бәяләнә.