Чит илдән Татарстанга кайтканда кагыйдә бозган кешеләргә 267 мең сум штраф салынган

Чикләр ачылганнан соң республикага чит илләрдән барлыгы 51 815 кеше кайткан.

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Чит илгә сәфәр кылганнан соң дәүләт хезмәтләре порталында яңа коронавирус инфекциясенә тест нәтиҗәләре булмаган өчен Татарстанда 28 кешене 267 мең сум күләмендә штрафка тартканнар. Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.

«Бүгенге көндә 850 кеше ПЦР алымы белән яңа коронавирус инфекциясенә тест нәтиҗәләрен дәүләт хезмәтләре порталына кертмәгән яки гомумән тест узмаган. Бу - әлеге процедураны үтәргә тиешле гражданнарның 1,6 проценты. Барлыгы 93 беркетмә төзелгән һәм 28 суд карары чыгарылган. Бу 267 мең сумлык 28 штраф дигән сүз», - дип искәртте спикер.

Авдонина әйтүенчә, кагыйдә бозучыларның калган материаллары әле эш процессында. Чикләр ачылганнан соң республикага чит илләрдән барлыгы 51 815 кеше кайткан.

«Татар-информ» агентлыгында элегрәк чит илдән ничек штрафсыз кайту турында җентекле инструкция дөнья күргән иде.